27 сентябрьдә Россиядә гомуммилләт бәйрәме — тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елда Россия педагогик басмалары инициативасы белән гамәлгә куелган һәм күп кенә мәктәпкәчә белем бирү программалары авторлары, балалар бакчалары педагоглары һәм ата-аналар тарафыннан хупланган.
Хөрмәтле тәрбиячеләр, педагоглар һәм Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Иҗади илһам, тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен һәм аларның әти-әниләренә хөрмәтен, нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез