Атна «эшлекле дүшәмбе»дән башланды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе бүген яңа җитәкчеләр – Карагуҗа, Ямбулат һәм Куралово авыл җирлекләре башлыклары белән таныштырудан башланды.

Югары Ослан районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын, «Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы депутатларын, Югары Ослан районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларының нәтиҗәләре турында сөйләде.

«ИЗИЛАБ» ҖЧҖне гамәлгә куючысы Идрисов Зөфәр күптән түгел Югары Осланда ачылган медицина үзәген тәкъдир итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин авыл хуҗалыгы урып-җыю эшләренең нәтиҗәләре, терлек азыгы әзерләү һәм кышкы чорга әзерлек турында, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу турында җентекләп сөйләде.

Ягып җылыту сезоны башлану турында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары-Череменский Максим сөйләде.

Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова чыгышы белән тәмамлады: Өлкәннәр көнен әзерләү һәм 2022 елның 1 яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу турында.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International