25 сентябрь көнне Борнаш авыл җирлеге территориясендә аучылар көне булып узды.
Бәйрәмгә бөтен Югары Ослан районыннан аучылар һәм егерьлар җыелды. Чара ау һәм актив ял яратучылар өчен чын бәйрәм булды. Ул аучылык байлыкларыннан рациональ файдалану, табигатькә сак караш формалаштыру, аучылык культурасын арттыру максаты белән үткәрелде. Һава шартлары булуга карамастан, аучылар үзләренең суюларын, ату буенча җитезлекләрен, гер күтәрүдә һәм аркан тартышуда ярышып, Чын баһадир көчен күрсәттеләр.
Аучылык ашларының дегустациясе катнашучылар өчен тагын бер сюрприз булды. Кунакларга хуш исле шашлык, итле карабодай боткасын һәм ау шурпасын татып карарга тәкъдим иттеләр.
Аучылар көне йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.