Бүген район үзәге территориясендә, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар көче белән авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Сату өчен район үзәге халкына яңа гына сыер ите, дуңгыз ите, йорт кошлары һәм куяннары кайтарылды. Шулай ук бәрәңге, яшелчә һәм ашлык сатып алырга мөмкин иде. Эшкәртү предприятиеләре үз продукцияләре белән сәүдә иттеләр.