Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Максим Череменский, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре һәм Килди һәм Куралово авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, Югары Ослан муниципаль районының Куралово авыл җирлегендә урнашкан су объектларының экологик торышын тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, беркетмәләр төзеләчәк һәм әлеге су объектларын «Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасының «әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану»ярдәмче программасы чаралары исемлегенә кертү буенча алга таба да эш дәвам итәчәк.