Гадәттәгечә, Халыкара өлкәннәр көнендә район башлыгы Марат Зиатдинов картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне котлый һәм аларга бүләкләр тапшыра.
Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашу чикләнгән, шуңа күрә 58 кешегә котлау һәм азык-төлек җыелмалары Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм ветераннар советы рәисе Римма Троицкая учреждениенең директоры Тәнзилә Васильевага тапшырылды.