Салым органнары, милек салымнарын түләү вакыты җиткәнгә кадәр, салым салына торган объект хуҗаларына салым белдерү кәгазе салым органнары тарафыннан салым түләү вакыты җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелә, дип искәртә.
2020 елга милек салымнарын 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
«Физик затның шәхси кабинеты» электрон сервисы кулланучылары салым уведомлениеләрен электрон рәвештә (сервис эчендә) алачаклар. Сервиста теркәлмәгән салым түләүчеләргә хәбәрнамәләр почта аша кәгазьдә җибәреләчәк. Салым белдерүләрен җибәрү һәм аларны салым түләүчеләргә почта бүлекчәләре аша китерү агымдагы елның октябрь аенда узачак.
Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучылары, «түләргә»клавишасыннан файдаланып, онлайн режимында салымнар түләү мөмкинлегенә ия.
2) башка затлар өчен: салым органына шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән йә почта элемтәсе юлы белән, яки интернет-сервис кулланып, Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган «Россия ФСХнә мөрәҗәгать итәргә» www.nalog.gov.ru;
3) Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенең бердәм түләүсез телефон номеры буенча 8-800-222-22-22.