Ачык шәхси шахмат турниры

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

1 октябрь көнне яшьләр (яшүсмерләр) клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ачык шәхси шахмат турниры булып узды. Бу интеллектуаль уенда Буа, Тәтеш һәм Югары Ослан шәһәрләреннән пенсионерлар катнашты.

Турнирда катнашучылар адресына җылы котлаулар яңгырады, чәй өстәле оештырылды. Турнир Швейцария системасы буенча 5 турдан торды.

4,5 әр очко җыйган: Мулеев Анатолий (1 урын, Буа), Крюшкин Виктор (2 урын, Югары Ослан). 4 очко белән 3 урынны Картапов Александр (Югары Ослан) яулады.

Турнир призерлары грамота һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Турнирны Югары Осланның яшьләр (яшүсмерләр) клубы һәм Югары Ослан районында РФ Пенсионерлар берлеге оештыра.

Барлык шахматчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International