Хөрмәтле укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм Югары Ослан районы педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бу көнне без тормышыбызны районыбызның киләчәгенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Бу бик матур сүзләр генә түгел, чөнки нәкъ менә укытучылар авыр, әмма бик мактаулы һәм рәхмәтле миссия башкаралар – яшь буынны тәрбияләү һәм укыту. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез, хезмәт итәргә һәм фикер йөртергә, иҗади кешеләр булырга өйрәтәсез.
Берничә буын тәрбияләү һәм белем бирүгә зур өлеш кертеп кенә калмыйча, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен хәзерге укытучыларга тапшырган хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары аерым рәхмәткә лаек.
Кадерле педагоглар, сезнең бәяләп бетергесез, фидакарь хезмәтегез, игелеклелек һәм сизгерлегегез, белемегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Укытучылар йөрәгендәге игелек һәм зирәклек беркайчан да бетмәсен, үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек уты сүнмәсен.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә уңышлар телибез!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. И. Шакиров