Хөрмәтле коллегалар, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Халыкара Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Укытучы-ул нәзакәтле күңелле,кайнар йөрәкле,зур белем багажы,яхшы сүзләр һәм зирәк киңәшләре булган кеше! Сезнең үткәргән һәр дәрес-ул кечкенә тормыш,һәрвакыт кызыклы һәм танып-белү дәресе, ул бер сулышта уза.
Сезнең һөнәри бәйрәмегездә фидакарь хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Бу бәйрәм көне Сезгә бик күп уңай эмоцияләр, хезмәттәшләрегез һәм укучыларыгыздан җылы котлаулар һәм теләкләр алып килсен.
Нык сәламәтлек, оптимизм, эшегездә уңышлар һәм тормышыгызда иминлек телим!
Хөрмәт белән МКУ "Мәгариф бүлеге" начальнигы В. В. Касыймов