Кичә Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Габдрахманова, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы баш белгече Сураева С. Н., гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Сафиуллина Э. Р. кабул иттеләр.
Хокукый ярдәм сорап 2 балигъ булмаган бала тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте.
Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.