"Кайгырту " Акциясе

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Кайгырту»дигән акция уздырганнар. Акциянең максаты-йортларда урып-җыюны үткәрүдә һәм кышкы чорга йорт яны участокларын әзерләүдә адреслы ярдәм күрсәтү.

Акциядә катнашучылар зур эш башкардылар-өлкән яшьтәге гражданнар йортларында комплекслы генераль җыештыру үткәрделәр. Шәхси секторда яшәүчеләрнең йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм итүләре, аларны корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартулары.

Өлкәннәр бик шатланып ярдәм иттеләр, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International