Архив эше буенча укыту семинары

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сөләйманова районның авыл җирлекләре башкарма комитетларының яңа билгеләнгән сәркатипләре белән Архив эше буенча семинар үткәрде.

Сәркәтипләрдә, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләрендә авыл җирлеге идарәсе органнарының архив фондын алып бару һәм саклау өчен зур җаваплылык ята.

Архив бүлеге тарафыннан кирәк булганда мондый укыту дәресләре үткәрелә. Бүгенге семинарда архив эшенең хокукый нигезләре, оешма эшләре номенклатурасын төзү, Документлар тасвирламаларын төзү буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International