Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән традицион киңәшмәсе булды.
Эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
-Цмиев Вагир - «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы урынбасары - халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүнең барышы турында.
-Иванова Людмила-Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле - 15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу турында;
-Ионов Евгений-Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең ОПО буенча полиция башлыгы урынбасары - 2021 елның 9 ае эш нәтиҗәләре һәм Бөтенроссия халык санын алу чорында исәпкә алучыларның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы турында 15.10.20021-14.11.20021;
-Колесова Елена-Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе;
-Мөфтиев Нусрат- "Татмедиа" АҖ баш мөхәррире, "Волжская Новь "газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе - район газетасы редакциясе эше һәм 2022 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясенең барышы турында.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.