Район кырларында озак еллар ташландык хәлдә булган җир кишәрлекләрен Авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча эш алып барыла. Намуссыз милекчеләр бу басуларда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бармаган. Бу җир участокларын арендалап, "Август" компаниясе басуларны эшкәртүгә кереште.
Басуларда энергиягә бай булган 4 берәмлек трактор һәм кабат эшкәртү өчен дискаторлы 2 трактор эшли.