Кубок Югары Ослан районына 4 елдан соң кайтты

2021 елның 16 октябре, шимбә

Югары Ослан районы командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында өстәл теннисы буенча Спартакиадада катнашты.

Ике көн дәвамында иң көчле теннисчыларны ачыкладык. Безнең районны Афанасьев Виталий, Фомина Анна һәм Федотов Александр тәкъдим итте.

Ярышларның финалында Теләче районы командасы белән очраштык һәм кискен көрәштә җиңү яуладык. Спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International