2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россиядә халык санын алу бара. Бүгенге көннән башлап исәпкә алучылар ишегалларын карап чыгачаклар.
Беренче өч көндә стационар исәпкә алу участоклары һәм Югары Осланның күпфункцияле үзәге аша 51 кеше халык санын алуда катнашты. Халык санын алу Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша актив алып барыла-барлыгы 70тән артык йорт хуҗалыгы исәпкә алуны мөстәкыйль төгәлләде.