Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 4-49 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү турында;
Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карарлар проектын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.