Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген, 19 нчы октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 4 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: шәхси торак төзелеше өчен җир участогы бүлеп бирү, җиләк-җимеш культуралары үстерү, янгыннан соң матди ярдәм күрсәтү һәм район үзәген төзекләндерү.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru ) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International