"Уйланылмаган фәннәр илендә"

2021 елның 22 октябре, җомга

22 октябрь көнне, Район балалар китапханәсендә, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган "уйланылмаган фәннәр илендә" дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү күргәзмәсе эшли.
Күргәзмәдә фән һәм техника үсешенең гаҗәеп тарихы, күренекле шәхесләр, кызыклы фактлар һәм башка бик күп нәрсәләр турында әдәбият тәкъдим ителә.
Киләчәк һөнәрләре фән һәм техника үсеше белән бәйле, бөтен дөньяда югары технологияләр үсеш алган шәһәрләр – технополислар булдырыла, фән сыйдырышлы бизнесны үстерү өчен шартлар тудырыла. Шундый шәһәрләрнең берсе-безнең Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәре, аның турында мәгълүмат безнең күргәзмәдә тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International