Бүген, 2021 нче елның 22 нче октябрендә, Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге Советының чираттагы унөченче утырышы булып узды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегенең 2021 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында отчетны раслау турында.
- Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының 2021 нче елның 3 нче кварталында башкарылган эшләр турында отчеты.
- 2021-2022 елларда кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерлек турында.
- 2022 елда гражданнарның үзара салымы турында.
- Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге Советының «Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә җир салымын билгеләү турында " 2005 елның 17 ноябрендәге 15 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.