Иң яхшы фәнни-методик мәкалә

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан яшьләр фәнни-мәгариф фестивале кысаларында үткәрелгән фәнни-методик проектлар конкурсына йомгак ясалды. Иннополис мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйтова Айсылу Фатыйх кызы «Иң яхшы фәнни-методик мәкалә»номинациясендә I урынны яулады.

Үз проектында Айсылу Фатыйх кызы безнең мәктәп укучылары өчен эшләнгән уен технологияләрен тәкъдим итте һәм аларны куллануның нәтиҗәлелеген фәнни нигезләде. Бу эшләнмәләр конкурсның профессиональ жюрилары тарафыннан югары бәяләнде.

Хезмәттәшебезне җиңүләре белән котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International