Демографик хәл һәм халыкның демографик үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Бүген яшьләр (яшүсмерләр) клубында демографик хәл һәм халыкның демографик үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова, үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Гүзәл Зиннәтуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.
Гаилә һәм демография үзәге вәкилләре Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының фәнни-методик озатуы һәм муниципаль районның демографик перспективалары турында, шулай ук районда демографик хәл турында «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы Алексей Смирнов сөйләде.
Киңәшмә ахырында катнашучыларга хәзерге татар гаиләсе моделен өйрәнү буенча социологик тикшеренүләр үткәрү кысаларында анкеталар тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International