29 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттан тыш унбишенче утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының структурасын һәм штат расписаниеләрен раслау турында;
2. Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү турында;
3. Милли проектларның төп күрсәткечләренә ирешү турында;
4. Төрле