Бүген Куралово авылында Югары Ослан, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Хокукый белемнәр мәктәбенең күчмә дәресләре узды.
Катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, хәрби хезмәт узган хәрби бурычлылар, Дмитрий Балашев һәм Владислав Бузунов чыгыш ясады.
Чара район ветераннар советы рәисе Римма Троицкаяга «Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерүдәге хезмәтләре өчен» медален тапшыру белән тәмамланды