Хөрмәтле Югары Ослан районының автомобиль һәм пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Автомобиль транспорты безнең район тормышында мөһим рольләрнең берсе булып тора, ул икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларының төгәл һәм өзлексез эшләвен тәэмин итә, югары осланлыларның иминлеген яхшырта.
Машина йөртүчеләрнең профессиональлеге һәм көйле эше нәтиҗәсендә халык билгеләнгән урыннарга барып җитә, медикларның, янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның үз вакытында ярдәменә исәп тота ала. Сезнең эшегез кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык белән бәйле. Бу машина йөртүчедән югары җаваплылык, игътибар, түземлек һәм осталык таләп итә торган авыр хезмәт.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа хезмәт һәм һөнәри уңышлар, ышанычлы техника һәм имин юллар телим!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.