Югары Ослан районында халык санын алу дәвам итә

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә халык санын алуда 495 кеше катнашты.

2021 елның 2 ноябренә сораштыру кәгазьләренең сорауларына барлыгы 11971 кеше җавап бирде, бу 74,34% тәшкил итә. Район 700дән артык кешегә планнан калыша.

Чара тәмамланганчы ике атнадан кимрәк вакыт калды. Исегезгә төшерәбез, Халык санын алу процедурасында өч ысул белән катнашырга мөмкин:

- дәүләт хезмәтләре порталында иң уңайлы һәм куркынычсыз сораштыру узарга. Моның өчен расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк;

- стационар исәпкә алу участогына килергә. Районда 6 стационар участок ачылды.

- исәпкә алучыны өйдә көтеп торырга.

Исәпкә алу участокларының адреслары:

Югары Ослан, КФҮ

Югары Ослан, Чехов ур., 18 (район Башкарма комитеты бинасы)

Иннополис шәһәре, Парк ур., 1

Куралово авылы, Үзәк ур., 25

Рус Макылы авылы, Пионер ур., 18

Шеланга авылы, Октябрь ур., 53

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International