Балигъ булмаган балалар өчен милек салымнарын кем түләргә тиеш?

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Милектә күчемсез милек объектлары (объект) булган, аларның яше, мөлкәт хәленә һәм башка критерийларга карамастан, милеккә салым салына торган балигъ булмаган балалар, шулай ук аларның милке кулланылуга яки юклыгына карамастан, тулы хокуклы салым түләүчеләр булып торалар.

Шул ук вакытта алар өчен милек салымын аларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр (балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре) түли.

Бу милек һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматларны салым органнары теркәүче органнардан (Росреестр, ЮХИДИ, Пенсия фонды, ЗАГС һ.б.) ала.

Салым органнары салым салу объектларының һәрберсе буенча мөлкәткә салымны исәплиләр, салым белдерүен формалаштыралар һәм түләү вакыты җиткәнчегә кадәр 30 эш көненнән дә соңга калмыйча аны балигъ булмаган милекченең теркәлү урыны (яшәү урыны) буенча җибәрәләр.

2020 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләүнең иң чик вакыты-2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International