Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узучы хезмәткәрләргә ике түләүле өстәмә ял көне тәкъдим итү буенча эш бирүчеләргә киңәшләр.
Эш бирүчеләргә рекомендацияләр социаль - хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе карары белән 29.10.20021 елда расланган.
Хезмәткәрләрнең коронавирус инфекциясеннән (COVID-19) вакцинациясен үткәрү чараларын күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, эш бирүчеләргә күмәк шартнамәләрдә яки локаль норматив актларда кононавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинация узган хезмәткәрләргә ике түләүле ял көнен бирү буенча нигезләмәләрне күздә тотарга тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 8, 22, 41 статьялары нигезләмәләреннән чыгып, эш бирүченең финанс-икътисадый хәлен исәпкә алып, күмәк шартнамә яисә локаль норматив акт белән билгеләнә ала.