Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауга багышладыгыз. Сезнең хезмәт-ул безнең район халкының һәм кунакларның иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә намуслы каравыгыз гына җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы бурычларын уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.
Батырлык, түземлек, тулы фидакарьлек күрсәтеп, Эчке эшләр органнары ветераннары тәртип сагында торды, аларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, оптимизм, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.