Хөрмәтле коллегалар-эчке эшләр органнары ветераннары!
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге Ветераннар Советы исеменнән Сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Гомерегезнең иң яхшы елларын сез Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз. Бүген дә сезнең тәҗрибәгезгә һәм белемегезгә ихтыяҗ зур, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән, өлкән буынның зирәк карашы да кирәк.
Хокук саклау органнары эшенең абруен күтәрүдә, хезмәт турында уңай фикер формалаштыруда сезнең ролегез бәяләп бетергесез.
Сезнең һөнәри, хәрби һәм тормыш тәҗрибәгез лаеклы алмаш тәрбияләргә һәм әзерләргә ярдәм итә, бу безнең тыныч вакытыбызда бик мөһим.
Кадерле эчке эшләр органнары ветераннары! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да изге эшегездә – Ватанга хезмәт итүегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ ветераннар советы рәисе отставкадагы эчке хезмәт майоры Л.И.. Хөрмәтуллина