"Тикшерелгән бизнес»Интернет-порталы

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

"Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы provbiz.ru (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән төзелгән, бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен эшли.

Сайтта provbiz.ru тикшерүләр үткәрү буенча гамәли рекомендацияләр булган файдалы белемнәрнең уникаль базасы тупланган. Ресурста 1 100гә якын тәртип бозу һәм аларны булдырмау ысуллары бар. Шулай ук сайтта контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшмәкәрләрдә килеп чыккан тормыш хәлләре буенча 3 500 дән артык сорау-җавап җыелган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International