Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2021 елның 12 ноябре, җомга

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән 2013 елдан башлап республика территориясендә ел саен ноябрь аенда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

19 ноябрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр 8(84379)2-26-16 телефон номеры буенча түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан сораулар кабул ителәчәк: ятим балалар, ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Үз соравыгызны шулай ук электрон адреска җибәрергә мөмкин: Yuliya.Gorbacheva@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International