Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә финанс ярдәме күрсәтү максатларында, дәүләт бюджетыннан бөртекле культуралар җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр рәвешендә чираттагы ярдәм бүлеп бирелде.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан узган ел уңышыннан 2632 тонна ашлык сатылган.
Алынган субсидиянең гомуми суммасы 5 297 407 сум тәшкил итә.
Финанслау федераль бюджеттан бара.