Клуб системасының грант конкурсларында җиңү

2021 елның 19 ноябре, җомга

Югары Ослан муниципаль районының мәдәният учреждениеләре конкурсларда һәм ГРАНТларда актив катнашалар. Һәм 2021 елда Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу бәйгесендә җиңүчеләребез бар.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение» номинациясендә Яр буе Морквашы мәдәният йорты һәм Теләнче авыл клубы җиңде. «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Яр буе Морквашы китапханәсе җиңде. Әлеге учреждениеләр матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерелгән 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк белән бүләкләнә.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре " номинациясендә Яңасар авыл клубы мөдире Айгөл Нуриева һәм Макыл авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Махнина җиңү яулады. Җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк белән бүләкләнә.

Хезмәттәшләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, теләсә нинди биеклекләрне яуларга телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International