Җәмгыять үсешенең заманча фәнни-техник шартлары белем бирү процессына яңа таләпләр куя. Педагогик процессны камилләштерүнең төп шартларыннан берсе-методик алымнарны һәм чараларны баетуга һәм яхшыртуга юнәлдерелгән инновацион компьютер технологияләрен кертү. Бүгенге көндә педагогик процесска заманча укыту һәм тәрбия методларын үстерү продукты булган, педагогик хезмәткәрләрнең мөмкинлекләрен киңәйтергә, аларның осталыгын һәм компетентлыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган санлы белем бирү ресурсларын актив рәвештә кертә башладылар.
Бу хакта бүген Югары Ослан урта мәктәбе базасында узган «белем бирү технологияләре нигезендә укытуның заманча модельләрен электрон белем бирү ресурсларын кулланып кертү: Идарә аспекты» темасына методик семинарда директор урынбасарлары фикер алыштылар.