Район үзәк китапханәсе «атна китабы» рубрикасын дәвам итә һәм үзенең укучыларына Равил Шәйдуллинаның «Ялантау»дигән китабын тәкъдим итә.
"Ялантау" - мәңгелек: игелек, рәхмәт, мәхәббәт һәм тугрылык турында роман. Автор үз геройларының хаталарын, адашуларын һәм төшүен күрсәтеп, һаман да яхшы якка үзгәртергә мөмкин дип өмет калдыра.
Татар прозасын яратучыларны һәм татар язучысы Р. Шәйдуллина – Морат иҗаты белән танышырга теләүчеләрне район үзәк китапханәсенә чакырабыз. «Ялантау» китабы рус һәм татар телләрендә.