Инде берничә ел «яшь архивчы мәктәбе» чаралары кысаларында район мәктәпләре һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге арасында хезмәттәшлек алып барыла.
Югары Ослан урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары тарих укытучысы Светлана Хуртина белән бергә Югары Ослан муниципаль архивына бардылар. Экскурсияне Башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сөләйманова үткәрде. Балалар Архив эше белән таныштылар, тарихи мөһим документлар безнең буыннар өчен иң яхшы саклануда калсын өчен, документларны саклау шартлары турында белделәр.
Югары Ослан муниципаль районының 90 еллыгы уңаеннан Югары Осланның элекке һәм хәзерге заман күренешләре төшерелгән фотодокументлар презентациясе тәкъдим ителде. Балалар үзләре ясаган объектларны һәм авылның борынгы фоторәсемнәрдә күрсәтергә тырыштылар.
"Яшь архивчы мәктәбе" эше дәвам итәчәк, киләчәктә дә балаларны яңа тәэсирләр көтә.