2021 елның 3 декабрендә Югары Ослан районының “Балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесендә “Таткультуресцентр" ДБУ белән берлектә “Салих Сәйдәшевнең Рөстәм Яхин иҗатын торгызудагы традицияләре" дигән темага С.З Сәйдәшев исемендәге III нче республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференция эшендә республиканың 7 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 48 кеше катнашты. Алар арасында Салих Сәйдәшев оныгының хатыны Иза Сәйдәшева да бар иде.
Конференциядә катнашучыларны Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров сәламләде.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш дирижеры Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр чыгышы катнашучылар өчен бик зур бүләк булды.
Чакырылган кунаклар һәм чарада катнашучылар барысы да оештыручыларга уңай бәя һәм яхшы фикерләр генә калдырдылар.