Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына(843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International