Югары Ослан муниципаль районы территориясендә М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан»тиз йөрешле автомобиль юлы төзелә.
Төзелә торган объектның әһәмиятлелеге югары булу сәбәпле, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге юлны төзүдә катнашкан подрядчы оешмалар белән киңәшмә оештырылды.
Марат Зиатдинов рәислегендә узган киңәшмәдә 20 дән артык подрядчы оешма вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә бик мөһим мәсьәләләр торды. Наталья Манапова Югары Ослан муниципаль районында икенчел исәпкә кую турында подрядчы оешмаларга җиткерде, Любовь Потапова әлеге юл төзү өчен җир участоклары рәсмиләштергән оешмалар турында сөйләде. Максим Череменский «Мәскәү-Түбән Новгород – Казан» М – 12 янындагы торак пунктларның юл-урам челтәренең торышы турында сөйләде, шул исәптән шулай ук авыл җирлекләрендә чикләү билгеләре кую турында да сүз барды. Закиулла Минһаҗев автомобиль юлы төзелеше створы өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү һәм юлүткәргечләр, кичү юллары, муниципаль милеккә чишелешләр тапшыру эше турында хәбәр итте. Район башлыгы шулай ук подряд оешмалары җитәкчеләренең игътибарын технологик дисциплинаны, билгеләнгән участокларда санитария таләпләрен һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.