Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «бүләккә язылу»дигән акция уздырылган.
Учреждениенең белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар, «Минем гәҗит» газетасына тормыш эшчәнлеге чикләүләре булган гражданнарга язылу бүләк иттеләр. Газета битләрендә кешеләрнең төрле тормышын чагылдырган кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин. Газета уңайлы мохит, медицина хезмәте күрсәтү, реабилитация мәсьәләләрен яктырта, спорт һәм мәдәни тормыш турында материаллар чыгара.