Белдермә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

13 нче декабрь көнне 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль район Советының чираттагы унҗиденче утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023, 2024 нче елларның планлы чорына бюджеты турында;

2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Олы Мәми авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында;

3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;

4. Советның 2018 елның 25 апрелендә кабул ителгән»Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль-хисап палатасы Рәисенә, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында " гы карарына үзгәрешләр кертү турында;

5. 2021-2023 елларга Югары Ослан муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча муниципаль программаны тормышка ашыруның барышы турында;

6. "2015-2023 елларга Югары Ослан муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»муниципаль программасын тормышка ашыруның барышы турында;

7. "2020-2022 елларга Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү" программасын тормышка ашыруның барышы турында.

8. Төрле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International