Инвалидлар декадасы кысаларында бүген яшүсмерләр клубы базасында " Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр. Хокук. Мөмкинлек. Проблемалар» дигән темага физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашында семинар узды.
Чарада Башкарма комитет, Югары Ослан РҮХ, социаль яклау бүлеге, мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре катнашты.
Чара ахырында ата-аналарга бүләк җыелмалары тапшырылды.