Язгы җилләр»китап күргәзмәсе

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

«Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» кысаларында район үзәк китапханәсе «Язгы җилләр» дип исемләнгән, бөек татар язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, СССРның төп әдәби премиясе иясе Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулу уңаеннан«Язгы җилләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.

Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, репрессиянең авыр еллары турында материал, шулай ук кешеләрнең психологиясен, хезмәт батырлыгын, класслы көрәш темасын чагылдырган чын вакыйгаларга нигезләнгән рус һәм татар телләрендәге нәфис әсәрләр тәкъдим ителә. Аның әсәрләрендә татар һәм рус пролетариатының дуслыгы, аларның кызыксынулары уртаклыгы күрсәтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International