Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Отставнова Лариса Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле вакыйга белән юбилярны район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм истәлекле бүләк тапшырды.
90 ел - бу бөтен бер чор диярлек! Бу еллар эчендә күпме кичерергә һәм үз тормыш юлында күрергә туры килде, хәтта күз алдына да китерүе кыен. Олы яшьтә булуына карамастан, Лариса Ивановна актив яшәү рәвеше алып бара: җырлый, күп укый, мәдәни-массакүләм чараларда катнаша, һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле.