Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау киңәшмәсе

2021 елның 17 декабре, җомга

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән йомгаклау киңәшмәсе булып узды, анда «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы»ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Чара конференция режимында ZOOM платформасы базасында үткәрелде. Урманнарны саклау , яклау һәм яңадан торгызу буенча эшчәнлеккә, шулай ук учреждениеләрнең 2021 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International