Бүген, 20 нче декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычлары, туристик инфраструктураны үстерү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күчмә тикшерүләр үткәрү, бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эше һәм Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Үзәк Яңа ел чыршысын ачу 2021 елның 24 декабрендә 17.00 сәгатьтә Югары Ослан авылында «Чемпион»физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә узачак.