Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре агымдагы елда Казан шәһәрендә ярминкә сәүдәсен төгәлләделәр.

Сентябрьдән декабрьгә кадәр безнең район катнашында 8 ярминкә узды. Бу ярминкәләрдә шәһәр халкына 9 миллион сумнан аз гына күбрәк продукция сатылган. Районда җитештерелә торган продукция ассортименты зур: сыер ите, дуңгыз ите һәм кош-корт ите, сөт һәм атланмай, икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, алма һәм үсентеләр, шәхси хуҗалыклардан яшелчә продукциясе, бал һәм төрле умартачылык продукциясе, йон һәм кәрҗин эшләнмәләре, ашлык һәм фураж.

Соболевский, Макыл, Мәйдан, Килди һәм Октябрь авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар Сибгатов Р. Г., Николаев С. А., Сорокин в. Н., "Югары Ослан" һәм "Заря" агрофирмалары, "Югары Ослан"кооперативы актив катнаштылар.

Иң актив катнашучылар район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International