Хөрмәтле Югары Ослан районы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез-энергетиклар Көне белән җылы котлауларны кабул итегез!
Энергетика-икътисадның төп тармакларының берсе, аның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвенә йортлардагы һәм производствода иминлек һәм тынычлык бәйле. Сез районның барлык халкын, шулай ук барлык предприятиеләрне һәм оешмаларны тормыш өчен кирәкле байлыклар — электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итәсез.
Бу бәйрәм көнендә Югары Ослан халкы исеменнән җаваплылык, һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Нык сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, авариясез эш һәм авыр, әмма кирәкле хезмәттә уңышлар телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.